news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Голодец Хөкүмәттә ярлылар өчен пособие кертелү турында фикер алышуларны кире каккан

Комиссия утырышында катнашучылар әлеге мәсьәлә белән кызыксынган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). РФ вице-премьеры Ольга Голодец Хөкүмәт ярлылар өчен пособие кертү идеясе буенча фикер алышмады, дип билгеләп үткән. Бу хакта "Интерфакс" яза.

"Хөкүмәттә андый тема каралмады. Бу сорауны министрлыкларга, шәхси фикерен белдерүче хезмәткәрләргә бирергә кирәк", - дигән Голодец бүген социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Россиянең өч яклы комиссия утырышында.

Комиссия утырышында катнашучылар әлеге мәсьәлә белән кызыксынган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot