news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Голодец ана капиталын озайту турында закон кабул ителүе турында сөйләде

2021 елга барлык төбәкләрдә дә яслеләргә чиратлар бетәргә тиеш дип билгеләп үтте ул.

Голодец ана капиталын озайту турында закон кабул ителүе турында сөйләде
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Хакимият беренче балага түләүләр яңа елдан башлансын өчен барысын да эшләячәк, шулай ук бу вакытка ана капиталын озайту һәм аны куллануның яңа мөмкинлекләре турында закон кабул ителәчәк. Бу хакта журналистларга вице-премьер Ольга Голодец сөйләде, дип яза "Российская газета".

Шулай ук 2021 елга барлык төбәкләрдә дә яслеләргә чиратлар бетәргә тиеш дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренчә, хәзер яслегә 326 мең бала чират тора. Яңа яслеләр барлыкка килгәч һәм гаиләләргә ярдәм итү буенча яңа программалар эшли башлагач чират артачак. Әмма дәүләт ата-аналар балаларын яслегә биреп, эшкә иртәрәк чыга алсын өчен мөмкинлекләр тудырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100