Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гөлназ Шәйхи Резидә Шәрәфиеваның соңгы көннәрендә дә юбилей концертына әзерләнүен әйтте
Резидә Шәрәфиеваның якын дусты, Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи җырчының үлеменә ике көн кала да юбилей концертына әзерләнеп йөрүе турында сөйләде. Бу хакта ул кичә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узган хушлашу мәрасимендә әйтте.
«Аның хыяллары әле зурдан иде: ике көн элек кенә сценарий язды, туган авылына кайтып, юбилей концерты оештырырга җыенып йөрде. Нишлисең – үлем аусыз. Барыбызга да шунда барасы», – диде ул.
Резидә Шәрәфиева белән Гөлназ Шәйхине 30 еллык дуслык бәйли.
«Резидә белән безне 30 еллык дуслык бәйләде. Без бер-беребезгә кирәк булып, бер-беребезгә терәк булып 30 елга якын бергә яшәдек. Аллаһка шөкер, дөньяның төрле вакытлары булды, ләкин без ул дуслыкка тап төшермәдек.Соңгы көнгә кадәр мин аның янында булдым. Аның беркайчан да башына «бу дөньядан китәм» дигән уй кермәде. Ул өмет белән яшәде, соңгы көндә дә «мин әле яшим» дип яшәде», – дип сөйләде ул.
Гөлназ Шәйхи аны кабатланмас шәхес буларак бәяләде, һәм аның турындагы хәтернең дуслары, туганнары, тамашачылары йөрәгендә яшәячәген искәртте.
«Резидә шикелле кеше дөньяда тагын булырмы-юкмы – билгесез. Ул бик яхшы кеше, бик яхшы дус, иң яхшы әни, туганнары өчен яхшы апа, әнисе өчен аннан да яхшы кыз юк иде», – ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз