Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Гөлназ Шәйхи: Көнем «Татар-информ»нан башлана

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын якынлашып килүче 35 яшьлеге белән котлады һәм сайтны даими карап баруын әйтте.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар дөньясы өчен төп мәгълүмат чыганагы булып тора дип саныйм. Һәр яңалык оператив, төгәл бирелә һәм вакытында үз укучысын таба. Минем, мәсәлән, көнем «Татар-информ»нан башлана. Иң беренче андагы яңалыкларны карап чыгам. Шундый оператив булганыгыз, һәр яңалыкны дөрес итеп укучыга җиткергәнегез өчен, чын күңелдән анда эшләүче редакторларга, журналистларга, фотографларга рәхмәт әйтәсем килә», – диде Гөлназ Шәйхи.
Ул Бөтендөнья татар конгрессы белән «Татар-информ» даими элемтәдә булуын ассызыклады. «Бездәге яңалыклар – «Татар-информ» битләрендә, алардагы яңалыклар Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урын ала. Бердәм тыгыз бәйләнеш киләчәктә дә дәвам итсен иде!» – дигән теләктә калды ул.
«35 яшь – ул әле өлгереп кенә килгән вакыт. Озак еллар милләтебезгә, республикабызга, илебезгә хезмәт итәргә язсын. Һәрвакыт бергә-бергә аралашып яшәргә язсын. Сезнең 35 ел хезмәт итүегез – зур байлык. Шушы байлык бәрәкәтле булсын!» – дигән теләкләрен җиткерде Гөлназ Шәйхи.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз