news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлназ Шәйхи: «Интертат» Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати ярдәмчесе булды

«Һәр чарабыз «Интертат» газетасы белән берлектә узды, берлектә укучыларга барып җитте», - диде конгресс хезмәткәре.

Гөлназ Шәйхи: «Интертат» Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати ярдәмчесе булды
Рамил Гали/архив

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи «Интертат» электрон газетасы 20 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати ярдәмчесе, булышчысы булуын әйтте.

«Интертат» оешуга 20 ел, Бөтендөнья татар конгрессы барлыкка килгәнгә 30 ел булды. Шушы 20 елны без бер сулышта бергәләп узабыз. Һәр чарабыз «Интертат» газетасы белән берлектә узды, берлектә укучыларга барып җитте. «Интертат» һәрвакытта да төгәл мәгълүматны тиз арада җиткерә. Минем өчен «Интертат»та яңалыклар, татар дөньясы һәм халкыбызның иҗат әһелләре белән әңгәмәләр кызыклы», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гөлназ Шәйхи «Интертат» электрон газетасының киләчәге өметле булыр дип саный. «Татар телендә язылган мәгълүматны укучы татарлар тагын да күбрәк булсын иде. Татар телле, туган телебезне хөрмәт иткән милләттәшләребез киләчәктә дә артыр дип уйлыйм. Бүген электрон басмаларның кадере артты. Татар кешесе буларак, мин милли басмаларга мөрәҗәгать итәм. «Татар-информ», «Интертат» - минем төп мәгълүмат чыганагым», - диде ул.

«Иң зур теләгем - «Интертат»ның гомере озын булсын иде. Барыбызга да аның йөз еллыгын бәйрәм итәргә язсын. «Интертат» редакциясе һәрвакыт безнең белән бергә булганы, бергә атлаганы өчен Бөтендөнья татар конгрессындагы мәгълүматны татар дөньясына җиткереп барганы өчен без рәхмәтле», - диде Гөлназ Шәйхи.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100