news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гөлназ Шәйхи Фатыйх Сибагатуллинга багышлап язылган китапны тәкъдим итте

Гөлназ Шәйхи Фатыйх Сибагатуллинга багышлап язылган китапны тәкъдим итте
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Камал театрында узган күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллинны искә алу кичәсендә аның тормыш юлына багышланган китап та тәкъдим ителде. Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар Дуслыгы, «Почет билгесе», «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры хакында басманың авторы – журналист, язучы, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

«Шушы кичәгә килгәнегез өчен барыгызга да рәхмәт! Минем кулымда яңа гына «таба»дан төшкән китап. Бу китапның дөнья күрүенең сәбәпчесе – әлбәттә, Рәдифә Габдулла кызы Сибагатуллина. Ул булмаса, бу китап нәшер ителмәс иде. Мин һәрбер ир-атка яннарында шундый таяныч булган, ирнең кадерен белгән, аның мирасын саклый торган хатын-кыз булуын телим. Китап язу җиңел эш түгел. Ә әлеге басма – бигрәк тә олы хезмәт. Китап ике телдә язылды. Русча сөйләүчеләр дә, истәлекләре белән татар телендә уртаклашучылар да булды. Шуңа күрә барлык кешеләр дә укый алсын өчен ике телдә ясалды ул», – дип ассызыклады чыгышы вакытында Гөлназ Шәйхи.

Китапның тәрҗемәсен Нурия Садыйкова эшләгән, ә ул хатасыз, укучыларга зәвыклы басма булып ирешсен өчен Фирдәвес Исмәгыйлева хезмәт куйган.

«Китап эчтәлеге бик кызыклы. Фатыйх Сәүбәновичның без белгән дә, без белмәгән дә яклары бар. Без белмәгәннәрен гаиләсе яхшы белә. Һәм якыннары ачыктан-ачык аның төрле якларын матур итеп сурәтләде», – дип сөйләде ул.

Китапта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка күренекле дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр, Сибагатуллиның замандашлары хатирәләре урын алган. Басма истәлекле фотосурәтләр белән дә баетылган. Китап хәтер кичәсенә килүчеләргә таратылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot