news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлназ Шәйхи: Чит төбәкләрдәге татар журналистларына шәхесләребезне таныту дәвам итәчәк

Бүген Россиянең 17 төбәгеннән җыелган 50ләп татар журналисты Яшел Үзән районында Каюм Насыйри белән бәйле истәлекле урыннарны барып күрде.

Гөлназ Шәйхи: Чит төбәкләрдәге татар журналистларына шәхесләребезне таныту дәвам итәчәк
Рифат Каюмов

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Бөтенроссия татар журналистлары форумнарында шәхесләребезне таныту дәвам итәчәген белдерде.

Бүген Россиянең 17 төбәгеннән җыелган 50ләп татар журналисты Яшел Үзән районында Каюм Насыйри белән бәйле истәлекле урыннарны барып күрде.

Кунаклар Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырдан белән танышты, чишмәгә төште, мәчеткә кереп чыкты. Алар музей-китапханәдә мәгърифәтченең иҗаты турында яңа мәгълүмат туплады.

Олы Ачасыр авылында Каюм Насыйри исемендәге архитектура-музей комплексы эшли. Биредә мәгърифәтче үзе ясаган кәнәфи, сервант, сәке саклана. Ул киңкырлы шәхес, агачтан җиһазлар ясауга да оста булган. Журналистлар бу объектны зур кызыксыну белән өйрәнде.

"Күпчелек халык Тукай белән Җәлилне белә, ә башка шәхесләребез күләгәдә кала. Бүген чит төбәкләрдән килгән журналистларны Каюм Насыйриның тормыш юлы белән якыннан таныштырдык. Алдагы елларда да шәхесләребезне танытуны дәвам итәргә ниятлибез", - диде Гөлназ Шәйхи экскурсия барышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100