news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гөлназ Рәшитова: Татарстанда милләт, мәдәният һәм киләчәк өчен эшли торган талантлар бар

Гөлназ Рәшитова: Татарстанда милләт, мәдәният һәм киләчәк өчен эшли торган талантлар бар
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Яшь журналист Гөлназ Рәшитова «Болгар» радиосында бара торган «Элемтә» тапшыруында талантлы яшьләр белән эшләвен сөйләде.

«Миңа яшьләр белән эшләү ошый. Бик отышлы! Татарстан Республикасында талантлы яшьләр бик күп, аларны күрергә һәм күрсәтергә генә кирәк. 2023 елда башлап җибәргән проектның дәвамы булды, хыялым чынга ашты, дип әйтә алам. Яшьләр белән эшләү мөһим, чөнки Татарстанда милләт, мәдәният һәм киләчәк өчен эшли торган талантлар бар. Әйтик, Рөстәм Егоров бүгенге көндә ретро-җырларны яңартырга, җырлар онытылмасын өчен аларны тупларга, башкарырга, тамашачыларга җиткерергә тырыша. Бу бит – зур эш!» – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәдә.

Аның әйтүенчә, кемгәдер – 16, кемгәдер 27 яшь. «Шулай булуга карамастан, алар милләтнең киләчәге өчен борчылып, хәзер үк зур эшләр башкаралар. Бүгенге көндә аларның зур уңышлары булгач, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешерләр дип өметләнәм», – диде Гөлназ Рәшитова.

news_right_1
news_right_2
news_bot