«Милли мәгариф дигәндә – без, беренче чиратта, республикада татар теле һәм әдәбиятын укытуны күздә тотабыз. Әлбәттә, милли мәгариф – киңрәк төшенчә, ул мәгариф оешмаларында уку предметларын татар телендә укытуны, республика мәктәпләрендә башка туган телләрне (мари, чуваш, удмурт һ.б.) укытуны да үз эченә ала. Безнең бүлектә туган (татар) теле һәм туган (татар) әдәбиятын укыту проблемалары, туган телләргә өйрәтү системасындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, киң планда тикшерелә.
Без бит әле, республика мәктәпләренә чыгып, мәгариф системасындагы рус һәм татар дәүләт телләренең тормышка ашырылуын ачыклый торган социологик мониторинг та үткәрәбез. Күреп торабыз – балаларның туган телгә мөнәсәбәте дә, татар телен белү дәрәҗәсе дә елдан-ел кими бара. Димәк, 1-2 елдан ул дәреслекләр алар өчен уңайлы һәм аңлаешлы гына булачак.
Апробация узучылар безнең дәреслекләрне бик көтәләр инде. Хәзер алар күбесе текст һәм күнегүләрдән торган, укучыларны кызыксындырырлык эш төрләре тәкъдим итә алмаган дәреслектән укыйлар. Андагы күнегүләр бик авыр, хәтта шәхсән миңа да авыр тоела кайберләре. Ә без әсәрне балага яраклаштырып бирергә тырышабыз: я кыскартабыз, я сүзне алыштырабыз. Мәсәлән, Гаяз Исхакый әсәрләренең телен хәзерге телгә бераз яраклаштырдык. Әдәби әсәрләрдә тәмәке тарту, аракы эчү күренешләрен тасвирлаган урыннарны кыскарттык. Чөнки андый урыннар калса, аның тәрбияви әһәмияте кими. Экспертиза ясаганда да моңа игътибар бирелә», - ди ул.
Гөлназ Мөхәрләмова белән Рузилә Мөхәммәтова сөйләште. Тулы әңгәмәне «Интертат» сайтында укый аласыз.