news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлназ Исмәгыйлева вакытлыча Икътисад министрлыгы башлыгы урынбасары итеп билгеләнде

Татарстан Икътисад министрлыгының дәүләт идарәсен камилләштерү бүлеге башлыгы Гөлназ Исмәгыйлева вакытлыча ведомство башлыгы урынбасары итеп билгеләнде. ТР Министрлар Кабинеты боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«2024 елның 27 апреленнән Исмәгыйлева Гөлназ Илнур кызын төп хезмәткәр Г.И.Насыйбуллина булмаган чорга Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары вазифасына билгеләргә», — диелә документ текстында.

Хәзер ТР Икътисад министрлыгы сайтында ведомство башлыгы урынбасарлары буларак 2022 елның августыннан бу вазифаны биләүче Гүзәл Насыйбуллина да (элек ул проект эшчәнлеге һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны координацияләү бүлеге белән җитәкчелек итте), Гөлназ Исмәгыйлева да күрсәтелгән.

Шул ук вакытта дәүләт идарәсен камилләштерү бүлеге битендә аның башлыгы күрсәтелмәгән (башка түрәләр арасында бүлек башлыгы урынбасары Тимур Миңнегулов кына бар).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100