news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гөлназ Бәдретдин: «Печән базары»нда быел рекорд

Гөлназ Бәдретдин: «Печән базары»нда быел рекорд
Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

Казанның Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буенда «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале башланды, ул быел уникенче тапкыр үткәрелә. Фестивальнең оештыру комитеты әгъзасы Гөлназ Бәдретдин быел гариза биргән сатучылар саны үсүен билгеләп үтте.

«Быел фестивальгә 500дән артык гариза килде, 100 дән артык сатучыны урнаштыра алдык. Быел «Печән базары»нда рекорд. Былтыр барлыгы 70 кә якын сатучыны урнаштырган идек», – диде ул.

Шулай ук ул быел «Печән базары» гаилә елы кысаларында үтүен ассызыклады.

«Быел фестивальнең төп темасы - гаилә. Гаилә темасына төрле лекторийлар, дискуссияләр була. Иске Татар бистәсенең гаиләләренә багышланган экскурсия үткәрәбез»,- диде ул.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
news_right_1
news_right_2
news_bot