news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлназ Бәдретдин: «Печән базары»на килүчеләрнең яңа Камал театрын күрү мөмкинлеге булачак

26 апрельдә Туган тел көнендә үткәреләсе бәйрәм чаралары программасында төп мәдәни чараларның бер ноктага - яңа Камал театры бинасы янына төйнәлгән булуы күренә. «Печән базары» проектының кураторы, журналист, Тинчурин театрының әдәби бүлек мөдире Гөлназ Бәдретдин моңа карата үз фикерен белдерде.

Гөлназ Бәдретдин: «Печән базары»на килүчеләрнең яңа Камал театрын күрү мөмкинлеге булачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Беренчедән, беренче Печән базары заманында «Тукай йөзе» дигән проект кысаларында апрельдә узган иде. Шуңа күрә быел да «Мин татарча сөйләшәм» кысаларында апрельдә узуы бик табигый. Беренче Печән базары да Тукайга багышланган иде, бу юлы да Тукай туган көнендә уза. Бөтенесе бер урында бер көндә булуның тискәре якларын күрмим. Бу бит тулы рәвештәге традицион фестиваль түгел, бу – маркет кына. Ул «Мин татарча сөйләшәм» гала-концертын тулыландыра гына.

Икенчедән, дизайнерлар: «Нигә елга бер генә уза?» – дип сорыйлар. Бүген генә бер экскурсовод: «Печән базары»нда катнашкан дизайнерлар тупланган урын бармы?» – дип килеп сорады. «Юк», – дидем. «Бөтен Татар бистәсе кытай сувенирлары белән тулган, – ди, – туристларга нәрсә күрсәтергә белмибез, алар сыйфатлы әйбер сорый», – ди. «Печән базары»ның елга берничә узуы бик яхшы күренеш, дип уйлыйм. Аның апрельдә маркет буларак узуы җәй көне булмый дигән сүз түгел. Без күнеккән зур фестиваль форматында җәй көне дә булачак.

Башта театр фойесында «Печән базары» гына булырга тиеш иде, башка проектлар да булгач, урын азайды. Өстәлләрне бүлешеп, 60 дизайнер катнашачак. Төп шарт – алар тәкъдим иткән әйберне үзләре ясаган һәм татарча милли булырга тиеш. «Ширпотреб» булырга тиеш түгел. Былтыр донат системасы белән эшләп карадык. Донат – ул хәйрия акчалары, кем күпме тели, татар яшьләре проектлары өчен шулкадәр күчерә ала. Былтыр уңышлы булды: шактый гына акча җыелган иде, быел да шулай итәрбез. Ул акча татар яшьләре форумы счетында тупланачак.

Без, театр эстетикасына туры килерлек итеп, махсус алтын бизәкле тукымалар эшләттек. «Печән базары»ның театр эчендә булуына уңай карыйм. Чөнки дизайнерлар арасында Мәскәү, Сочи, Уфа, Самара, Төмәннән килүчеләр бар. Алар өчен яңа бинаны күрү мөмкинчелеге дә булачак. Минемчә, шопоголикларны театрга китерү ягыннан да файдасы бар дип уйлыйм, театр белән кызыксынырлар», – ди ул.

26 апрельдә, Туган тел көнендә, 3 милли бренд – Шигырь бәйрәме, «Мин татарча сөйләшәм» фестивале һәм «Печән базары» ярминкәсенең бер урында – Камал театры янында узуына карата җәмәгатьчелек фикерен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова белеште.

Камал театрының яңа бинасы татарны туфаннан саклаучы Нух пәйгамбәр көймәсеме соң әллә?

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100