news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гөлназ Асаева: Хәзер хатын-кызлар үзләрен бик югары бәяли башлады

Башкортостанның атказанган артисты Гөлназ Асаева гаилә мөнәсәбәтләре турында фикерләре белән уртаклашты.

Гөлназ Асаева: Хәзер хатын-кызлар үзләрен бик югары бәяли башлады
Фото: © Гөлназ Асаеваның шәхси архивыннан

«Беләсезме, хәзер шундый замана: хатын-кызлар үзләрен бик югары бәяли башлады. Бу – нормаль, хәтта яхшы күренеш, дип тә әйтеп була. Әмма хәзер бөтенебез «рилс»лар (социаль челтәрдәге видеолар) карыйбыз. Анда, гадәттә, ирләре хатыннарына машина һәм шуның ише кыйммәтле әйбер бүләк итә. Моны күреп, хатын-кызлар: «Тукта әле, миңа ирем мондый машиналар бүләк итми», – дип уйлана, үзләрен начарга көйли башлый. Бу махсус рәвештә булмаска да мөмкин. Шулай итеп, ирнең начар яклары күренә башлый. Шуңа, мондый әйбергә бирелмәскә кирәк. Бүген бүләк итмәсә, иртәгә итәр, дигән өмет белән, матур итеп кенә дөнья көтәргә кирәк, дип уйлыйм.

Хатын-кызлар, без үзебезне яратырга тиеш, әмма «наглеть» итәргә кирәкми. Иргә «син алай тиеш, син болай тиеш», дип кенә яшәп булмый. Алар да тир түгеп эшли, шуңа өстәп без: «Башка хатынга ире нәрсәдер алып биргән, синең миңа алып биргән юк», – дип әйтеп торсак – булмый инде ул. Ирләребезне матур итеп кенә, җайлап-майлап кына яшәргә кирәк.

Аерыласың да, сине матур тормыш көтә, дигән әйбер юк бит әле ул. Балалы хатын булса, икенче иргә чыккач, ул синең балаңны шуның кадәр яратырмы икән, белмим. Монысы икеле. Тиң ярлары белән матур гына яшәргә инде», – ди ул.

Гөлназ Асаева белән «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot