Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гөлназ Асаева сайлауда: Үзенә күрә бәйрәм шикелле
Татар эстрадасы йолдызы, Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева Казанның Идел буе районында 186-нчы күп профильле лицеенда 261 номерлы сайлау участогында РФ Федераль Җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде. Бу хакта «Интертат» сайты хәбәр итә.
«Мин бәләкәйдән авылда әби-бабай белән сайлауга бара идем. Ул үзенә күрә бер бәйрәм шикелле иде. Мин инде сайлауда тавыш бирүне һәр гражданга кирәкле эш дип саныйм. Без инде үз бурычыбызны үтәдек. Аллаһка шөкер. Сайлау матур бәйрәм кебек күз алдына килә. Бердәмлек рухы сизелә. Бигрәк тә хәзерге заманда социаль челтәрләрдә бер-берсенә пычрак атып, ямьсез сүзләр сөйләгәндә, бердәмлек булырга тиеш дип саныйм. Без инде бик теләп, бик рәхәтләнеп сайлауга килдек», – дигән Гөлназ Асаева «Интертат» хәбәрчесенә.
- Бүген Татарстанда IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатьткә кадәр эшли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз