news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Сабирова журналистикада ни өчен хатын-кызларның күп булуы турында әйтте

Гөлнара Сабирова журналистикада ни өчен хатын-кызларның күп булуы турында әйтте
Рамил Гали

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова журналистикада ни өчен хатын-кызлар күп булуы турында әйтте.

Гөлнара Сабирова – «Ватаным Татарстан» газетасы тарихында беренче хатын-кыз баш мөхәррир. Әңгәмә барышында ул журналистиканың җенесе юк дигән фикерен әйтте.

«Мин журналистиканы хатын-кызныкына яисә ир-атныкына бүлмәс идем. Журналистиканың җенесе юк: я синең талантың бар, я синең талантың юк, я яза беләсең, я белмисең, я фикереңне җиткерә беләсең, я белмисең. Мөхәррирлек эшен дә мин хатын-кызныкына, я ир-атныкына бүлмәс идем», - ди ул.

Соңгы елларда хатын-кызларның журналистикада ни өчен күп булуы турында да фикерен җиткерде.

«Беренчедән, бу хезмәт хакларына бәйле. Ир-атка гаиләне тәэмин итү өчен бу өлкәдә хезмәт хакы аз. Икенчедән, хатын-кыз тормышка әйбәтрәк яраклашкан. Ул берьюлы әллә ничә функцияне үтәргә күнеккән. Журналистика – ул күпкырлы, берьюлы берничә төрле һөнәр иясе булырга кирәк. Бүгенге журналистика мобильлеге ягыннан хатын-кызга күбрәк тә туры киләдер», - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100