news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Сабирова: Бүген газета укыган бала аны киләчәктә дә укыр дигән өмет бар

Гөлнара Сабирова: Бүген газета укыган бала аны киләчәктә дә укыр дигән өмет бар
Рамил Гали

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова киләчәк өчен үзебезнең газеталарны укучыларны тәрбияләргә тиеш, диде.

«Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары булуы сөендерә. Алар зур эш алып бара һәм балаларны җәлеп итә. Алар яңа блогерлар, журналистлар әзерлиләр. Мин үзем «Көмеш кыңгырау» газетасын да күзәтеп барам. Алар, беренчедән, безнең газетага килүче журналистларны тәрбияли. Икенчедән, алар безгә укучы тәрбияли. Бүген кулына газета алып укыган бала, киләчәктә дә аны укыр дигән өмет бар», – диде ул.

Бүгенге көндә балалар әдәбиятына, балалар матбугатына игътибарны арттырырга кирәк дигән фикерен дә әйтте.

«Матбугатсыз, әдәбиятсыз, мәдәниятсез милләт була алмый. Татар матбугатына бу уңайдан аеруча зур игътибар булырга тиеш дип саныйм, чөнки безгә фикерле, акыллы балалар һәм яшьләр кирәк. Без бөтенебез кулга-кул тотынып эшләгәндә, һәм менә шушы чылбырны өзмәгәндә, буыннар чылыбыры да өзелмәс дип уйлыйм», – диде баш мөхәррир.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100