news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Сабирова блогерларның журналист кебек кабул ителүе белән килешмәвен әйтте

Гөлнара Сабирова блогерларның журналист кебек кабул ителүе белән килешмәвен әйтте
Рамил Гали

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова блогерларның журналист кебек кабул ителүе белән килешмәвен әйтте.

Гөлнара Сабирова фикеренчә, пандемия һәм соңгы сәяси вакыйгалар халыкның басма матбугатка ышанычын күрсәтте. Чөнки монда тикшерелгән, анализланган мәгълүмат кына урын ала.

«Социаль челтәрләрдәге блогерлар да журналист кебек кабул ителә. Мин моның белән килешмим. Журналистика ул җаваплылык дигән сүз. Журналист - ул үзенең һәр сүзе өчен җавап бирергә әзер кеше. Ә һәр блогер да үзенең сүзе өчен җавап бирергә әзер түгел», – ди ул.

Шулай ук социаль челтәрләрдә басылып чыккан һәрбер хәбәр яңалыкка да ышанырга ярамый, диде баш мөхәррир.

«Социаль челтәрләрдә басылып чыккан һәрбер хәбәр яңалык түгел. Аның фейк булганы да бик күп. Мәгълүмат ташкыны астында калмас өчен, аны аерып ала белергә кирәк. Мәгълүмат бик күп бүгенге көндә. Пандемия һәм соңгы сәяси вакыйгалар халыкның басма матбугатка ышанычын күрсәтте. Чөнки монда тикшерелгән, анализланган мәгълүмат кына урын ала», – диде баш мөхәррир.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100