news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тулы бер авылның шәҗәрәсен төзүнең якынча бәясе билгеле

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова тулы бер авылның шәҗәрәсен төзү якынча күпмегә төшкәнен әйтте.

«Ядкәр» генеалогик порталы проекты турында ул Татарстан Дәүләт Советының 37 нче утырышында сөйләде.

«Тулы бер авылның шәҗәрәсен төзү, бер яктан, нәтиҗәлерәк, икенче яктан, җиңелрәк. 50 йорт өчен проектның уртача бәясе 350 мең сум. Бер хуҗалыкта ике линияне дә эшлибез. Нәтиҗәдә, 100 шәҗәрә килеп чыга», - диде ул.

Комитет рәисе әйтүенчә, беренче этапта архив хезмәтенең генеалог-белгечләре авылларга чыга. Анда халык җыелышлары үткәреп, проект тәкъдим ителә һәм халык өчен анкеталаштыру, мәгълүмат туплау оештырыла.

Аннары торак пункт буенча архив документлары, ревиз исемлекләре, метрика кенәгәләре барлана, иске татар теленнән тәрҗемә ителә һәм индексацияләнә. Иң соңгы этапта бөтен тупланган мәгълүмат «Ядкәр» порталына кертелә, аннары авылның барлык халкының нәсел шәҗәрәсен төзү мөмкинлеге барлыкка килә. Иганәче һәм торак пункт халкы өчен презентация әзерләнә.

«Торак пунктларда мондый тикшеренүләр авыл турында кызыклы мәгълүматлар ачыкларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, никахлашучыларның иң яше һәм карты, авылның иң борынгы кешесе, үлем, аерылышу сәбәпләре турында кызыклы фактлар», - дип сөйләде Гөлнара Габдрахманова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100