news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гөлнара Габдрахманова: Һәр нәсел агачы – ул үзенә күрә бер зур тикшеренү

Татарстанда көн саен 100-150 кеше нәсел агачын барлау өчен республика Дәүләт архивына мөрәҗәгать итә.

Гөлнара Габдрахманова: Һәр нәсел агачы – ул үзенә күрә бер зур тикшеренү
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

ТР Архив эше дәүләт комитеты башлыгы Гөлнара Габдрахманова «Татар-информ» агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билаловка «Минем шәҗәрәм» проекты һәм «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» фестивале, Татарстан Республикасы бердәм архив системасының эшчәнлеге, Дәүләт архивына килә торган иң популяр сораулар турында сөйләде.

«Балалар әби-бабасын атый ала, ә әби-бабасының ата-аналарын белми»

Гөлнара Зәкәриевна, буыннар арасындагы элемтәне ныгытуга һәм кешеләрне архив материаллары белән эшләүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән «Минем шәҗәрәм» проекты турында сөйләшеп алыйк. Моннан тыш, Татарстан архив эше дәүләт комитеты «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» фестивален үткәрә. Бу эш быел ничек оештырылачак?

Без бу эшне мин Дәүләт комитеты рәисе вазифасына билгеләнгәч башлап җибәрдек. Мин – 30 ел стажлы педагог. Минем өчен балаларыбызның нәсел агачларын өйрәнүе, ата-бабаларының кемнәр икәнен, аларның кем булып эшләвен, нинди һөнәрләр сайлавын, исемнәрен белүе, алар белән горурлануы мөһим иде.

Мәктәптә эшләгәндә балаларның бабаларының исемен әйтә алмый торрганын еш күрергә туры килде. Алар әби-бабасының исемен әйтә ала, ә әби-бабасының ата-аналарын белми. Шулай итеп бу конкурсны уйлап таптык.

Безнең конкурста катнашучыларның иң кечкенәсенә 6 яшь ярым. Ул үзенең шәҗәрәсен ясый. Ул бик зур түгел, әмма баланың үз куллары белән эшләнгән. Бу – агач яфракларыннан, шырпылардан, тукыма кисәкләреннән ясалган кечкенә генә шәҗәрәләр. Ләкин балалар аны үзләре төзегән, үз куллары белән ясаган.

Сүз 1-4 сыйныф укучылары турында бара. 5-9 сыйныфта укучы кызлар һәм малайлар инде нәсел агачларын азмы-күпме аңлы рәвештә төзи.

10-11 сыйныф укучылары өчен аерым номинация булдырдык. Шулай ук көллиятләрдә укучы 18 яше тулмаган студентлар өчен дә аерым номинация бар.

«Бу – агач яфракларыннан, шырпылардан, тукыма кисәкләреннән ясалган кечкенә генә шәҗәрәләр. Ләкин балалар аны үзләре төзегән, үз куллары белән ясаган».

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Зурлар үз номинациясендә катнаша. Безнең хәтта 94 яшьлек катнашучы да булды. Ул үзенең нәсел агачы турында китап язган иде. Бу катнашучы үзенең нәселен гомере буе өйрәнгән, нәтиҗәдә искиткеч китап килеп чыккан. Һәрбер нәсел агачы – ул үзенә күрә зур бер тикшеренү. Безнең документлар күбесенчә гарәп графикасы белән иске татар телендә язылган. Иске славян теле, борынгы рус теле дә очрый. Димәк, аны дөрес итеп тәрҗемә итә дә белергә кирәк.

Беренче елда 1700дән артык кеше катнашты, аннары бераз азрак булды. Ул кадәр конкурс эшен тикшерү бик авыр, шуңа күрә катнашучылар санын бераз киметә башладык.

Безгә чит төбәкләрдән бик күп эшләр килә. Киров, Ульяновск, Удмуртия бик актив катнаша. Мәскәү, Питер, Псков, Тамбов, Төркиядән эшләр бар. Кушма Штатлардан да бер эш кабул иткән идек, ләкин ул урынга лаек була алмады, чөнки анда хаталы мәгълүматлар бар иде.

Бу конкурсны үткәргәндә тәрҗемә эшендә бик күп хаталар ясалуы ачыкланды. Без тәрҗемә итәргә өйрәтә торган мастер-класслар оештырдык, белгечләр чакырдык, муниципаль архивлардагы җитәкчеләребезне дөрес итеп эшләргә өйрәтә башладык. Җиңүчеләр белән аралаша башлагач, миндә фестиваль оештыру идеясе туды.

«Һәр гаилә архив белешмәләре белән расланган шәҗәрәсен тәкъдим итә»

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Һәр гаилә архив белешмәләре белән расланган шәҗәрәсен тәкъдим итә. Моннан тыш, катнашучылар, нинди милләттән булуларына карамастан, безгә үз традицияләре турында сөйли. Гаиләләрендә әзерли торган ризыклар, костюмнар аша. Бу бик күп гаиләләрдә сакланып калган. Узган елда бер гаилә әбисенең 112 ел элек кияүгә чыккан күлмәген күрсәтте.

Буыннан-буынга тапшырыла торган башка бик күп төрле әйберләр дә тәкъдим ителде: читекләр, ниндидер баш киемнәре, яулыклар, шәлләр. Әлбәттә, төрле документлар да бар. Кайсы гаиләдә иконалар, кайсында Коръән китабы, дисбе саклана.

«Кукмарада яшәүче удмуртлар гаиләсе әтиләренең фронтта бер ялгызы калуы, аннан 54 кешедән торган зур гаилә килеп чыгуы турында сөйләде»

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Фестивальнең бер сезонында Кукмарада яшәүче гаилә җиңде. Алар удмуртлар. Күбесе Мәскәүдә яши. Италиядә, Лондонда яшәүчеләр дә бар. Берничә ел буе күрешмәгән зур гаилә, фестивальдә җиңү өчен, җыелышып барысы бергә килде. Алар өчен бу бик әһәмиятле вакыйга булган, димәк. Алар репетицияләр вакытына эштән отпуск алып, бик җитди итеп әзерләнеп килгән иде. Алар беренче урынга лаек булды.

Бу гаилә бик матур чыгыш тәкъдим итте. Алар әтиләренең фронтта бер ялгызы калуы, аннан аның берүзеннән шундый зур гаилә килеп чыгуы турында сөйләде. Алар 54 кеше килгән иде.

Иң зур гаилә узган елда Сабадан катнашты. Бу 84 кешедән торган гаилә иде. Фестивальгә барысы да килде.

Казаннан җиде төрле милләт кушылган гаилә булды. Алар бу милләтләрнең барысын да костюмнар, милли ризыклар аша тәкъдим итте. бу гаиләдә бөтен бәйрәмнәрне дә үткәрәләр, бер-берсен хөрмәт итеп, барлык традицияләрне дә саклап яшиләр.

«Казаннан җиде төрле милләт кушылган гаилә булды. Алар бу милләтләрнең барысын да костюмнар, милли ризыклар аша тәкъдим итте»

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Без иң күп мөрәҗәгать кабул итә торган оешмадыр, мөгаен»

Дәүләт архивында электрон формадагы мәгълүматлар да, элеккечә кәгазьдә сакланган белешмәләр дә бик күп. Эшкәртелә торган мәгълүматның күләмен күз алдына китерәсе килә. Болар бөтенесе бергә күпме?

– Бездә барлыгы 7,5 миллион берәмлек материал саклана. Шуларның 465 меңен цифрлаштырдык. 275 мең аеруча кыйммәтле документ бар. Узган елда муниципаль архивлар белән эшли башладык. Анда аеруча кыйммәтле документлар ачыклана.

Без иң күп мөрәҗәгать килә торган оешмадыр, мөгаен. Безгә елына 78 мең кеше мөрәҗәгать итә.

Иң популяр мөрәҗәгатьләр нәрсә белән бәйле?

Иң популяр мөрәҗәгатьләр арасында беренче урында – социаль-хокукый мәсьәләләр. Алар күбесенчә стаж һәм хезмәт хакы темасына карый. Һәм, әлбәттә, нәсел агачын барлау өчен мөрәҗәгать итүчеләр күп. Өченче урында – авыллар, предприятиеләр, мәктәпләр тарихы белән кызыксынучылар.

«Бездә барлыгы 7,5 миллион берәмлек материал саклана. Шуларның 465 меңен цифрлаштырдык»

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Ә динамика нинди?

Елдан-ел арта. Мин килгәндә генеалогия мәсьәләсе буенча көненә күп дигәндә бер мөрәҗәгать килә иде. Хәзер безгә генеалогия буенча гына да көненә 100-150 кеше мөрәҗәгать итә.

Белгечләрегез бу мәгълүматны эшкәртеп өлгерә аламы?

Шуңа күрә срокны озайттык. Без закон буенча алты айга кадәр хокуклы. Чөнки, боларның барысы да цифрлаштырылган булуга карамастан, һәр язманы теләсә кайсы очракта тәрҗемә итәргә кирәк. Шуңа күрә хәзер, аларны тәрҗемә иткәндә, без моны шундук «Ядъкяр» платформасына күчерәбез, аны да шәҗәрә буенча ясаганнар.
Бу да безнең уйдырма. Безне, мөгаен, моңа милли проект бераз этәргәндер, барысын да Цифрлаштырырга һәм Татарстанда яшәүче барлык кешеләргә юл ачарга кирәк. Һәм менә шушы платформа - "Ядъкяр" - бездә барлыкка килде.

2026 ел республикада Хәрби хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Архив эше дәүләт комитеты бу эштә актив катнаша.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан Рәисе 2026 елны республикада Хәрби хезмәт батырлыгы елы дип игълан итте. Архив эше дәүләт комитеты да бу эштә актив катнаша. Быел сездә нинди проектлар планлаштырыла?

Архив эше дәүләт комитеты барлык муниципаль архив җитәкчеләре, безнең барлык чыганаклар белән бергә бу юнәлештә бик актив эшли. Бу эш Хезмәт батырлыгы шәһәре исеме бирелгән шәһәрләрдән – Казан һәм Яшел Үзәннән.башланды.

Быел без Чистай, Бөгелмә, Кукмара һәм Алабуга белән эшләдек. Бу районнар белән берлектә бик зур документ әзерләдек. Алар янәдән бу исемгә дәгъва итәргә әзер.

Быел махсус хәрби операция катнашучылары белән тагын да күбрәк эшли башладык. Хәрби егетләребезнең шәхси коллекцияләрен ясыйбыз. Геройлар белән эшне йөз процентка диярлек төгәлләдек, аларның һәрберсенең шәхси коллекциясе бар. Алар безгә тапшырган документлар күргәзмәләрдә кулланыла. Әлбәттә, аларның рөхсәте белән генә.

Татарстан Республикасының күренекле шәхесләре турында «Дан» платформасын алып барабыз. Һәр районның, һәр предприятиенең дөрес мәгълүмат урнаштыруын тикшерәбез, контрольдә тотабыз.

Һәм, әлбәттә, республиканың хезмәт династияләре реестрын алып барабыз. Беренчедән, фестивальдә хезмәт династияләре өчен аерым номинация бар. Без һәр династия белән аларның шәхси коллекциясен ясыйбыз. Ул барлык документлар, бүләкләү материаллары белән Дәүләт архивында төзелә. Моннан кала да башка бик күп төрле чаралар көтелә.

«Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot