news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Батманова: Бердәм дәүләт имтиханы – мөмкинлеге зур булган имтиханнарның берседер

«Мәгариф» журналы укытучылар белән «Бердәм дәүләт имтиханында яңалыклар һәм аның укучы тормышына тәэсире» дигән түгәрәк өстәл оештырды. Очрашуда катнкашкан 84нче мәктәпнең тарих фәне укытучысы Гөлнара Батманова БДИга карата үз фикерләрен белдерде.

Гөлнара Батманова: Бердәм дәүләт имтиханы –  мөмкинлеге зур булган имтиханнарның берседер
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

БДИны бетерү-бетермәү турында сүз бара, ә кайда заман таләпләренә туры килә торган заманча платформа? Ул бит булырга тиеш. Аны булдырып, шунда ук кертеп җибәреп тә булмый. Аны аңларга, аңлатырга, үткәреп карарга кирәк.

Мөгаен, БДИ – хәзерге заманда мөмкинлеге зур булган имтиханнарның берседер. 2 ел элек 11 сыйныф укучыларын чыгардым. Бер укучым бик каты тарих белән шөгыльләнде. Тарихны 90 баллдан югарырак, җәмгыять белемен 80 баллга якын язды һәм КФУның тарих факультетына керде. Берничә айдан ташлаганын белдем. «Дөрес уйлап бетермәгәнмен. Җәмгыять белемен биреп карыйм», – диде. «Балларың яхшы иде бит», – дигәч. «Биреп карыйм әле», – диде. Быел тагын очраштык. Җәмгыять белемен 96 баллга биреп, юридик факультетка кергән. БДИ балаларга мөмкинлек бирә. 11 класста кайбер укучылар имтиханны уйлап бетермичә генә сайлыйлар. БДИ 4 елга җитә.

«Бердәм дәүләт имтиханында яңалыклар һәм аның укучы тормышына тәэсире» дигән түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Энҗе Габдуллина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100