news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Голливуд йолдызлары Лев Гумилевны искә алды

1 октябрьдә күренекле галимнең тууына 97 ел тулды

(Казан, 2 октябрь, “Татар–информ”, Нина Нарыкова). Кичә Казан кунаклары – Голливуд йолдызлары Кэри Хироюки Тагава һәм Арманд Ассанте Россия галиме Лев Гумилевның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. 1 октябрьдә күренекле галимнең тууына 97 ел тулды.
Петербург урамы башланган җирдә урнашкан һәйкәл янында Казанның иҗат интеллигенциясе вәкилләре: шагыйрьләр, язучылар, артистлар җыелды.
3 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында “Ул халыклар һәм гасырлар юлын күргән” дип исемләнгән кичә уза. Чара кысаларында режиссер Е.В.Плугатыревның (Санкт–Петербург) Л.Н.Гумилев турындагы “Воскресать, умирать, жить” дигән фильмы күрсәтеләчәк, галимнең гаиләсе, күренекле рус шагыйрьләре Анна Ахматова һәм Николай Гумилевка багышланган күргәзмә ачылачак.
Кичәнең программасы “Яңа музыка” ансамбле, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры актерларының чыгышларын үз эченә ала.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100