Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Голикова зур бурычлар һәм кечкенә торак яшьләргә бала табарга комачаулык итә, дип саный
Федераль Хөкүмәт гаилә ипотекасында мөмкин үзгәрешләрне карый. Бу сорау Төзелеш һәм Финанс министрлыклары белән берлектә тикшерелә. Мондый инициатива өчен төп сәбәп итеп, илдә яшь гаиләләрнең кредитлары күп булуы, шулай ук сатып алына торган фатир җитәрлек мәйданда булмавы. Бу хакта ЛДПР партиясе утырышында РФ вице-премьеры Татьяна Голикова сөйләгән, дип хәбәр итә ТАСС.
Аның сүзләренчә, яшь гаиләләр, кагыйдә буларак, фатирларны ипотека программалары яки ана капиталы акчасы ярдәмендә ала, ләкин фатир мәйданнары гаиләләр икенче яки аннан соңгы балаларны табып, гаиләне ишәйтү өчен җитәрлек түгел. Ул моны җитди сорау дип атады, аңа системалы караш, бердәм эш кирәклеген ассызыклады.
Демографияне яхшырту «Гаилә» илкүләм проекты максатларына тәңгәл килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз