Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Голикова социаль контент Россиянең бердәмлеген ныгытырга тиеш, дип белдерде
Россиядә социаль контент илнең бердәмлеге идеясен ныгытырга, гаиләгә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тиеш. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Интернетны үстерү институты премиясен тапшыру тантанасында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Голикова сүзләренчә, бүгенге көндә социаль медиа һәм проектларның җәмгыять бердәмлеге кыйммәтләрен, гаиләләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүен халыкка җиткерүе аерым әһәмияткә ия. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә шундый алым заманча цифрлы контентның үзәгендә булырга тиеш.
Моннан тыш, вице-премьер искәрткәнчә, Россия тарихын һәм традицияләрен популярлаштыру мөһим бурыч булып кала. Ул шулай ук Интернетны үстерү институты вәкилләренә рәхмәт белдерде, аларның эше нәтиҗәсендә шундый социаль әһәмияткә ия проектларның барлыкка килүен һәм үсүен билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз