news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Голикова: Вакытында ревакцинация ясатмау сәбәпле, коллектив иммунитет төшә

Чирнең авыр формасыннан һәм авыр нәтиҗәләрдән саклану өчен коронавирустан прививка ясарга киңәш итте ул.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы коллектив иммунизация Россиягә катгый чикләүләрсез гадәти тормышка тизрәк кайтырга ярдәм итәчәк.

«Нәкъ менә коллектив иммунитет безгә катгый чикләүләрсез гадәти тормышка кайтырга ярдәм итәчәк. Үзеңнең сәламәтлегеңне вакытында кайгыртырга кирәк», — диде Россия вице-премьеры Татьяна Голикова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Голикова гражданнарга, чирнең авыр формасыннан һәм авыр нәтиҗәләрдән саклану өчен коронавирустан прививка ясарга киңәш итте. Аның сүзләренчә, вакытында ревакцинация ясатмау сәбәпле, Россиялеләрнең вирустан сакланган булу дәрәҗәсе төшә.

news_right_1
news_right_2
news_bot