Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Голикова вакцинация дәрәҗәсе 60 проценттан артып киткән Россиянең 11 төбәген атады
«Бу Белгород, Мәскәү, Мурманск өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь шәһәрләре, Карелия, Тыва, Чечня Республикалары Чукот һәм Ненец автоном округлары», — дип билгеләп үтте Голикова.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). РФ 11 субъектында халыкны коронавирустан иммунлаштыру дәрәҗәсе 60 проценттан югары. Бу хакта РИА Новости илнең вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән хәбәр итә.
«Әгәр тулаем ил буенча күмәк иммунитет (коронавируска каршы) дәрәҗәсе 50,2% тәшкил итсә, бу күрсәткеч 60% тан югарырак булган төбәкләр — лидерлар. Бу Белгород, Мәскәү, Мурманск өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь, Карелия, Тыва, Чечня Республикалары, Чукот һәм Ненец автоном округлары», — дип билгеләп үтте Голикова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз