news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Голикова пенсияне вакытында индексацияләү өчен төбәкләргә барлык чараларны күрергә кушты

Россия төбәкләренә пенсияләрне, минималь хезмәт хакы күләмен һәм яшәү минимумын вакытында индексацияләү өчен кирәкле норматив актларны оператив рәвештә кабул итәргә кирәк. Бу хакта хезмәт базарындагы вазгыятькә багышланган ведомствоара киңәшмәдә РФ вице-премьеры Татьяна Голикова сөйләде.

«Вице-премьер төбәкләргә индексация вакытында үткәрелсен өчен кирәкле барлык норматив актларны вакытында кабул итәргә кушты», диелә Хөкүмәт Рәисе урынбасары матбугат хезмәте хәбәрендә.

1 июньнән РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, әлеге түләүләр күләме 10 процентка артачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot