Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Голикова: Россиядә вакансияләр эшсезләр саныннан 3,3 тапкыр артык
Россиядә ачык вакансияләр саны рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән гражданнар санына караганда 3,3 тапкырга күбрәк. Бу хакта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хезмәт базарын торгызу буенча утырышта белдерде, дип хәбәр итә ил Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
«Вакансияләр саны халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарында теркәлгән эшсез гражданнар саныннан 3,3 тапкырга артып китә», - диде Голикова һәм бүгенге көндә россиялеләргә 2,25 млн эш варианты тәкъдим ителүен әйтте.
Вице-премьер сүзләренә караганда, 23 майдан 30 майга кадәр тулы булмаган эш көне графигы белән эшләүче гражданнар саны 2,7 мең кешегә арткан. Шул ук вакытта эшкә яраклы гражданнар саны 130,7 меңнән 131,9 меңгә җиткән. Бу вакыт эчендә теркәлгән эшсезләр саны 11,5 мең кешегә арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз