Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Голикова предприятиеләрдә ана һәм бала бүлмәләре булдырырга тәкъдим итте
Россия вице-премьеры Татьяна Голикова балалы гаиләләргә ярдәм итү инфраструктурасын үстерү, шул исәптән ана һәм бала бүлмәләрен югары уку йортларында гына түгел, предприятиеләрдә дә булдыру кирәклеге турында белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Күпләргә баланы көне буе бирергә кирәкми. Өч-дүрт сәгать җитәрлек булырга мөмкин. Һәм шуның өчен мондый бүлмәләр булдыру бик тә мөһим. Сүз югары уку йортлары системасы турында гына түгел, эш бирүчеләр хакында да бара», - диде Голикова.
Ул шулай ук бу юнәлештә инде эш алып барылуын билгеләп үтте. Аерым алганда, Россия вице-премьеры Денис Мантуров предприятиеләрдә тиешле инфраструктура булдыру өчен кайбер төбәкләрдә эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итә.
Моннан тыш, Голикова гаиләләргә ярдәм итүнең моннан алдагы дәүләт программалары нәтиҗәләре турында искәртте.
«2024 елда тәмамланган илкүләм проект кысаларында өч яшькә кадәрге балалар өчен 266,5 мең ясле урыны булдырылды. Һәм хәзер «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында шулай ук аерым блок бар, ул шул исәптән балалар бакчалары һәм аларда ясле төркемнәре булдыруга кагыла», – дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз