Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Голикова: Махсус операциядә катнашучылар югары уку йортларына аерым квота буенча керә
Россия Хөкүмәтендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ташламалар билгеләү инициативасын эшлиләр. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итте. Кабул ителгән карарлар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм коронавирустан вафат булган медицина хезмәткәрләре балалары өчен югары уку йортларына керүгә аерым квота кертү дә бар.
Абитуриентлар бу квота буенча югары уку йортларына керү сынаулары нәтиҗәләре буенча алына. Түләүле бүлектә укучыларга 2023/2024 уку елында өстенлекле тәртиптә бушлай укуга күчү мөмкинлеге биреләчәк, дип хәбәр итә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
Хезмәт бурычын үтәгәндә Covid-19 инфекциясеннән вафат булган медицина хезмәткәрләренең балалары югары уку йортларына медицина һәм фармацевтика программасы буенча аерым квота белән алына, әмма керү имтиханнары бирергә кирәкми.
Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм хезмәт бурычын үтәгәндә ковидтан вафат булган медицина хезмәткәрләренең балаларына әзерлек бүлегендә бушлай уку хокукы бирелә.
Хәзер кабул ителгән карарлар законлаштыруга һәм кабул итүгә әзерләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз