news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Голикова: Ковид вазгыяте катлауланган төбәкләр арасында Татарстан да бар

Узган тәүлектә республикада коронавирусның 200дән артык очрагы ачыкланган.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Бу атнада Россиянең 10 төбәгендә коронавирус инфекциясе вазгыяте катлауланды, бу исемлектә Татарстан да бар.

«Россиянең ун төбәгендә вазгыять катлауланды. Бу — Белгород, Саратов, Төмән, Чиләбе, Ярославль, Магадан өлкәләре, Краснодар крае, Татарстан, Тыва, Чувашия республикалары», — дип китерә вице-премьер Татьяна Голикова сүзләрен Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада ковидның 200дән артык очрагы ачыкланган.



news_right_1
news_right_2
news_bot