news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Голикова һәм Мурашко «Крокус»та теракттан соң хастаханәдә дәваланучылар турында сөйләде

Вице-премьер Татьяна Голикова һәм сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Крокус Сити Холл»да теракттан соң хастаханәдә дәваланучыларның хәле турында сөйләде, дип яза «Татар-информ».

Хәзерге вакытта хастаханәләрдә 107 пациент дәвалана, шул исәптән өч бала. Бер бала бик авыр хәлдә, ике бала – авыр хәлдә. Өлкәннәр арасында 15 кеше бик авыр хәлдә, 42 кеше авыр хәлдә.

«Без барлык дәвалау учреждениеләре белән актив элемтәдә торабыз. Хәзер без Мәскәү өлкә хастаханәләреннән пациентлар китерелгән Пирогов хирургия үзәгендә», - дип сөйләде Татьяна Голикова.

Ул кан, медикаментлар һәм бәйләү материаллары җитәрлек булуын ассызыклады.

Михаил Мурашко әйтүенчә, теракт вакытында зыян күргән пациентларның күбесенең хәле яхшыра.

Зыян күрүчеләрнең кайберләре федераль медицина үзәкләренә күчерелгән.

  • 22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да Калашников автоматларыннан тыныч гражданнарга ут ачты, аннан соң янгын чыгарды. Бу факт буенча террорчылык турында җинаять эше кузгатылды. Террорчылар тоткарланды. Хәзерге вакытта рәсми рәвештә 133 кеше һәлак булуы билгеле, әмма теракт корбаннары саны арту дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100