Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Голикова эшләүче пенсионерларның пенсияләре февраль аенда күпмегә артачагын әйтте
Вице-премьер Татьяна Голикова Дәүләт Думасының пленар утырышында чыгыш ясады. Биредә бүген эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
«Без үзебез өчен уртача, ассызыклап әйтәм, минималь арту 1,3 мең сумны тәшкил итәргә тиеш, дип билгеләдек», - диде Голикова, инфляция үсеше буенча индексацияләү күләме турындагы сорауга җавап биреп.
Закон проектын 411 депутат барысы бертавыштан хуплады. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр иткәнчә, проектны икенче һәм, бәлки, өченче укылышта карау иртәгә, 26 июньдә узачак.
Эшләүче гражданнарның пенсияләрен индексацияләү Россиядә 2016 елда туктатылды. Әлеге механизмны яңадан кайтару турындагы карарны Россия Президенты Владимир Путин 7 июньдә Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз