Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Голикова: Эпидемиягә каршы чараларны озайтканда төбәктәге вазгыятьне исәпкә алу кирәк
Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова социаль дистанция чараларын керткәндә икътисад үсешен һәм эпидемиягә каршы чаралар арасында компромисс табарга кирәк дип саный.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә социаль дистанция чараларын озынайту өчен төбәкләрдәге вазгыятьне исәпкә алырга кирәк. Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова бу фикерен Россия Президенты Владимир Путин белән Хакимият утырышында әйтте. Бу турыда Кремль сайтында хәбәр ителә.
Татьяна Голикова илдә Covid-19 тибындагы яңа коронавирус таралу шартларында социаль дистанцияне саклауны тәэмин итү чараларын озайту кирәклеген әйтте.
«Бу чараларны озайтканда билгеле бер төбәк территориясендә эпидемия вазгыятен исәпкә алырга кирәк», — диде ул.
Вице-премьер сүзләренчә, тиешле карарлар кабул иткәндә чикләү чаралары белән Федерация субъектларының икътисады үсеше арасында урталык эзләү кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз