news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә яшәүче Гөлназ Җиһангирова татар мәдәниятендә хатын-кызлар роле турында сөйләгән

Төркиядә яшәүче Гөлназ Җиһангирова татар мәдәниятендә хатын-кызлар роле турында сөйләгән
Фото: Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

Төркиянең Анталия шәһәрендә Акдениз федераль университеты җиденче тапкыр күчмә халыклар мәдәниятенә багышланган конференция уздырган. Аның эшендә милләттәшебез – музыка белгече, композитор, автор-башкаручы Гөлназ Җиһангирова (ГөлҖиһан) катнашкан.

Гөлназ Җиһангирова «Татар-информ» хәбәрчесенә алдагы биш ел дәвамында бу зур чарага кушылып, түгәрәк өстәлләрдә катнашканын, ә быел аны галим буларак доклад укырга чакырганнарын әйтте. «Быел төп тема хатын-кызларның мәдәнияттәге роле иде», – диде.

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

Ул халыкара конференцияне оештыруда Анталия, Муратпаша районы, Акдениз университеты җитәкчелеге, күренекле сәнгать шәхесләре, төрки халыклар җәмгыять җитәкчеләре катнашканын искәртте.

«Университетның данлыклы профессорлары, тарих фәннәре докторлары Фатих Услу, Мустафа Услу, доцент Денис Динжел һәм башка галимнәр докладларын тәкъдим итте. Мин «Казан татарларының мәдәнияте һәм сәнгате үсешендә хатын-кызларның роле» исемле доклад кысаларында Сөембикә ханбикәсеннән башлап, бүгенге көнгә кадәр халкыбызның тарихында тирән эз калдырган данлыклы хатын-кызларның тормышы, эшчәнлеге турында сөйләдем», – диде Гөлҗиһан.

Фото: ©

Ул үзенең чыгышы зур кызыксыну уятып, конференциядән соң уздырылган түгәрәк өстәл вакытында да анализланганын, хупланганын билгеләп узды. Анталияның Муратпаша Мэры Умит Уйсал Гөлназ Җиһангировага диплом тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot