news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлфия һәм Данияз Гайнетдиновлар гаиләсенә «Түгәрәк уен»да откан бозауны тапшырганнар

Гөлфия һәм Данияз Гайнетдиновлар гаиләсенә «Түгәрәк уен»да откан бозауны тапшырганнар
Ленар Хуҗин

29 июльдә Баландыш авылында узган «Түгәрәк уен» чарасында «Теләче» район газетасына язылучылар арасында уйнатылган төп бүләк – бозауны хуҗасына тапшырганнар.

«Языл һәм бүләк от» акциясендә катнашырга теләк белдерүчеләр саны 600дән артык булды. Акциядә уйнатылган төп бүләк – Теләче районы Баландыш авылыннан Гөлфия һәм Данияз Гайнетдиновлар гаиләсенә чыкты. Гөлфия Гайнетдинова – Баландыш авылы балалар бакчасында, Данияз Гайнетдинов комбайнда икмәк сугучы булып эшли. Бозауны хуҗасына тапшырдык. Бүләкнең быелгы иганәчесе – «Чулпан» агрофирмасы җитәкчесе Рүзәл Мәрданов. Эшендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләсендә тигезлек телибез», - диде «Татар-информ»га «Теләче информ» мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Зөлфия Ибраһимова.

Бозауны «Чулпан» агрофирмасында тапшырганнар. «Чулпан» агрофирмасы җитәкчесе Рүзәл Мәрданов безгә ярдәм кулы сузды, аңа рәхмәтлебез. Бүгенге көндә хуҗалыкның сөт, икмәк продукцияләрен җитештерү буенча, шулай ук, терлекчелек, игенчелек һәм авыл хуҗалыгының башка тармаклырында уңай күрсәткечләре бар. Социаль челтәрләрдә һәм «Теләче» газетасы битләрендә хуҗалыкның уңышлары белән таныштырып барырга тырышабыз», - диде «Теләче информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин.

«Бүгенге көндә хуҗалыкта төзү һәм төзекләндерү эшләре алып барыла, техник база ныгытылды, яңа техника сатып алдылар. Хуҗалыкның уңышлы эшчәнлеге сәбәпчесе – монда эшләүче хезмәткәрләр һәм аның җитәкчесе. Хуҗалыкның эшләре алга таба да гөрләп барсын иде», - диде ул.

Ленар Хуҗин «Чулпан» агрофирмасы җитәкчесе Рүзәл Мәрдановка «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды.

«Теләче информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе сүзләренчә, район газетасына язылучылар арасында бүләк уйнату традициягә әйләнгән. «Мәсәлән, 2023 елның беренче ярты еллыгына язылучылар арасында да бүләкләр уйнаткан идек. Теләче авылыннан Әнисә Гайнетдинова тайга ия булды. Төп бүләк белән беррәттән, көндәлек кирәк-яраклары да уйнатылды: икмәк, печән, салам, утын, таш һ.б. сертификатлар», - диде Ленар Хуҗин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100