Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Гөлфия Гайнуллина: «Еники әсәрләрен сәхнәгә куеп булмый» дигән миф җимерелде

КФУ доценты, әдәбият белгече Гөлфия Гайнуллина Тинчурин театры үзенең «Сезне ватан онытмас» спектакле белән «Әмирхан Еники әсәрләрен сәхнәгә куеп булмый» дигән мифны җимерде дип саный.
«Монда гел Әмирхан Еники, бер сүзе дә бозылмаган. Тулаем өч хикәясе ничек бар – сүзе сүзгә шулай бирелгән. Мин аларны яттан беләм. Монда «Әмирхан Еникине күрмибез», дигән сүз була алмый», - диде Гөлфия Гайнуллина Тинчурин театрында Әмирхан Еники хикәяләре буенча куелган премьераны карагач.
Ул Әмирхан Еники әсәрләрен сәхнә теленә күчереп булмый дигән фикернең юкка чыгарылуын ассызыклап, Шамил Фәрхетдин белән Зөлфәт Закировның язучы әсәрләрен аңлап эшләвенә соклануын белдерде, артистларга да ихлас уен өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Гөлфия Гайнуллина «Артистлар Әмирхан агада булган нечкәлекне, зыялылыкны тоеп эшләсеннәр иде», дигән теләкләрен дә әйтте. Галимә әлегә спектакльнең бер генә составын карады, мөмкинлек булу белән икенче составны да караячак.
- Тинчурин театры чираттагы спектакль-дәресен чыгарды. «Сезне ватан онытмас» спектакль-дәресе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышланган.
- Спектакль Әмирхан Еникинең Бөек Ватан сугышы темасына багышланган өч әсәрен «Бала», «Кем җырлады?» һәм «Ана һәм кыз» хикәяләрен берләштергән. Инсценировка авторы – драматург һәм артист Шамил Фәрхетдинов. Режиссер – Зөлфәт Закиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз