news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гольф буенча ТР Президенты Кубогына IV турнирда 1,5 миллион сумнан артык акча җыелган

Команда турнирында беренче урынны "Татарстан" командасы алды

 (Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). 12-14 сентябрьдә "Гольф Казан" клубында гольф буенча ТР Президенты Кубогына IV Хәйрия турниры узды. Быел рекордлы сумма - 1,5 млн. сумнан артык акча җыелган. Өченче ел рәттән барлык җыелган акча сабыйлары  Республика балалар клиник хастаханәсендә озак дәваланучы ата-аналар өчен бушлай кунакханә - Роналд Макдоналд Йортын карап тотуга тапшырылачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителгән.

Ярышларның ахыргы көнендә фондның генераль директоры Светлана Полякова, кунакханә директоры Юлия Маркова һәм Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев журналистлар өчен Роналд Макдоналд Йорты буенча экскурсия оештырды.

"Роналд Макдоналд Йорты 24 йокы, кунак бүлмәсе, балалар өчен уен бүлмәсе, компьютер сыйныфы, ашханә, кер юу урыны һәм санитария бүлмәләре, административ биналар, шулай ук кунаклар кабул итү һәм теркәү зоналарыннан тора, - дип таныштырды Юлия Маркова. - Беренче кат тулысынча, шул исәптән 4 йокы бүлмәсе, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус эшләнгән. Шулай ук кунакханә территориясендә балалар мәйданчыгы, терраса, бакча бар, анда чәй эчәргә мөмкин".

Рафаэль Шәвәлиев билгеләп үткәнчә, кунакханәгә ихтыяҗ бик зур. "Анда кемнәр яшәүне Республика балалар клиник хастаханәсенең махсус комиссиясе хәл итә. Карар чыгарган вакытта баланың сәламәтлеге ягыннан хәле, яшәү урынының республика башкаласыннан ераклыгы, гаилә составы һәм гаиләнең бер айга уртача табышы исәпкә алына", - дип билгеләп үтте ул. 

 "Роналд Макдоналд йорты" хәйрия фонды акчасына төзелде һәм карап тотыла. Аңа бер елга 12-13 миллион сум акча китә. Гольф буенча Хәйрия турниры керткән өлеш бик зур, без моның өчен бик рәхмәтле", - дип билгеләп үтте фондның генераль директоры Светлана Полякова. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов белән бергә ул ТР Президенты Кубогын ачуда катнашты. 

Ярышлар ике көн узды. Команда зачетында дүртәр кешедән торган 9 команда турнирның төп бүләген алу өчен көрәште. Бу «Татарстан», «Банк Зенит», «Клуб Гольф Казан», «Москва», «Ассоциация гольфа России», «Ассоциация гольфа РТ», «Cargill», «ПФО» һәм «Лазурные небеса» командалары иде.  "Татарстан" командасы составында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Роналд Макдоналд йорты" Хәйрия фонды идарә рәисе, Россия һәм Көнчыгыш Ауропада "Макдоналдс"ның президенты Хәмзәт Хасбулатов катнашты. 

Команда турнирында беренче урынны «Татарстан» алды, «ПФО» икенче,  ә «Ассоциация гольфа РТ» өченче булды.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100