news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Голәмәләр шурасы «Сәхих әл-Бохари»ның тыелган тәрҗемәсенә карата позициясен белдерде

Россия мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы «Сәхих әл-Бохари» җыентыгының тыелган тәрҗемәсенә карта позициясен белдерде.

  • «Сәхих әл-Бохари» - ул хәдисләр җыентыгы. Мөселманнар өчен Коръәннән кала икенче урында торган изге китап санала. Лаеш районы суды карары нигезендә Россия Юстиция министрлыгы «Сәхих әл-Бохари» җыентыгының Абдулла Нирша тәрҗемә иткән басмасын (5 нче басма, М.: Умма, 2007) экстремистик материаллар исемлегенә кертте. Аның башка басмалары һәм тәрҗемәләре ил территориясендә тыелмаган.

«Россия Юстиция министрлыгының «Сәхих әл-Бохари» хәдисләр җыентыгын экстремистик материаллар исемлегенә кертүе мөселман җәмгыятендә аңлашылмаучанлык һәм ризасызлык дулкыны тудырды. Суд карары буенча «Сәхих әл-Бохари»ның оригиналь тексты түгел, ә тәрҗемә ителгән аерым басмасы тыела. Суд карарындагы тыю җыентыкта булган Коръән һәм хәдис цитаталарына кагылмый», - дип аңлата Россия мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы нәзарәт сайтында урнаштырылган мөрәҗәгатьтә.

Теләсә кайсы оригиналь дини текст кагылгысызлыкка ия. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары буенча дини язмалар экстремистик дип таныла алмый. Әмма бу карар тәрҗемәләргә кагылмый, чөнки анда мәгънәви хаталар китергә яки мәгънәсе бозылган булырга мөмкин.

«Кызганыч, соңгы елларда экстремистик материаллар исемлеге уннарча ислам хезмәтләре белән тулыланды. Моңа бәйле Россия өммәтенең ачуы аңлашыла. Кайчак мондый тыюлар дингә генә түгел, ә тулаем ил имиджына зыян китерә. Чираттагы тыюлардан соң еш кына чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан Россияне исламофобиядә гаепләүче провокацияләр башлана», - диелә мөрәҗәгатьтә.

Голәмәләр шурасы әлеге вакыйганы булган проблемаларны (дини китапларга квалификациясез экспертиза ясауны, бердәм динне өйрәнү органы булмауны) тагын бер кат өскә калкытты дип исәпли.

Үз чиратында Голәмәләр шурасы яңа тәкъдимнәр җиткерә: «Дини китапларга бәя бирү комиссиясенә компетенциясе булган мөселман белгечләрен кертергә; китапны бастырганчы дини экспертиза үткәрү системасын тормышка ашырырга». Бу алга таба суд тикшерүләрен булдырмаска ярдәм итәчәк һәм сыйфат билгесе булачак диелә мөрәҗәгатьтә.

Алдарак «Татар-информ» Мәскәү ислам институты «Сәхих әл-Бохари» тәрҗемәсенә экспертиза ясамау сәбәбен аңлатуын хәбәр итте.

Әлеге темага «Интертат» сайтында «Сәхих әл-Бохари» тирәсендәге җәнҗал: хәдисләр түгел, ә тәрҗемәләрнең берсе генә тыела» дигән язма чыккан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100