Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Голәмәләр шурасы утырышында коронавирус шартларында Рамазан ае турында сөйләшәчәкләр
«Без казыйлар белән киңәшләшеп, барлык сорауларга җавап табарбыз», — диде Татарстан мөфтие.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген беренче тапкыр онлайн рәвештә Голәмәләр шурасы утырышы булачак. Анда коронавирус инфекциясе таралу куркыныч булу аркасында мөселманнар өчен Рамазан ае ничек узачагы турында сөйләшәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте.
«Без казыйлар белән киңәшләшеп, барлык сорауларга җавап табарбыз дип уйлыйм. Вазгыять көн дә үзгәреп торырга мөмкин, шуңа күрә Диния нәзарәте карарларын күзәтеп барырга киңәш итәм», — диде мөфти.
Камил хәзрәт әйтүенчә, республикакүләм ифтар турында да әлегә сүз алып барып булмый. «Карантин бетсен иде дип телибез без, беренче чиратта, республикакүләм ифтар булмаса да ярый», — дип әйтте ул.
Татарстан мөфтие сүзләренчә, Согуд Гарәбстаны әлегә Хаҗга әзерләнмәскә киңәш итә. «Без инде көтәбез, ләкин барып булмау ихтималы зур», — диде мөфти.
Изоляция вакытында мөфти үз гаиләсе белән өйдә утырганнарын әйтте. «Балалар да Интернет аша укый, чыкмаска тырышабыз», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз