news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Голәмәләр шурасы утырышында фитыр, фидия сәдакалары һәм зәкят нисабы күләме билгеләнде

Әлеге мәсьәлә буенча карар Казыйлар һәм Голәмәләр шураларының гомум утырышында расланып кабул ителәчәк.

Голәмәләр шурасы утырышында фитыр, фидия сәдакалары һәм зәкят нисабы күләме билгеләнде
dumrt.ru

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Мөфтияттә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы узды. Җыелыш Татарстан мөфтие – Голәмәләр шурасы рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә үтте. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта мөфти урынбасарлары – Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, шураның җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары катнашты.

Көн тәртибендә кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләр кертүнең хәләл модельләрен эшләү, шулай ук мөселманнарның, торак сатып алу максатыннан, торак-туплау кооперативларында катнашу мөмкинлеге мәсьәләләре каралды.

Моннан тыш, утырышта фитыр, фидия сәдакалары һәм зәкят нисабы күләменең критерийлары билгеләнде. Әлеге мәсьәләләр буенча карарлар Казыйлар һәм Голәмәләр шураларының гомум утырышында расланып кабул ителәчәк һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткереләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot