news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гөбәдия туристлар өчен Россия төбәкләрендәге гадәти булмаган ризыклар исемлегенә керде

«Туту» сәяхәтләр сервисы экспертлары Россиянең төрле төбәкләрендә туристлар ашап карый ала торган гадәти булмаган ризыклар исемлеген төзегән. Искә алынганнар арасында гөбәдия дә бар, аннан Татарстан кунаклары авыз итә ала.

«Чәк-чәк, эчпочмак, пәрәмәч – татар милли ашларының бу ризыклары, һичшиксез, сезгә яхшы таныш. Гөбәдиядән авыз итәргә вакыт – туйларда чыгарылган пирог», – диелә җыентыкта.

Авторлар аның гадәти булмаган ингредиентлардан торуын билгеләп үтә: камыр, дөге, йомырка, йөзем, корт.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot