news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ә.Гобәйдуллин: “Авыл җирлекләре башлыклары эшенә бәянең төп күрсәткече – яңа эш урыннары”

Муниципаль берәмлекләр советы рәисе авыл җирлекләрен конкурсларда актив катнашырга өндәде.

Ә.Гобәйдуллин: “Авыл җирлекләре башлыклары эшенә бәянең төп күрсәткече – яңа эш урыннары”
Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Буада зональ семинар-киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары алдында торган бурычларны санап үтте. “Авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлегенә бәяләмәнең төп критерийларының берсе – булдырылган яңа эш урыннары саны. Бу гаилә кереме дә, һәркемнең тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеге дә. Ә кече хуҗалык формаларын, производстволарның яңа формаларын үстерми торып, моңа ирешү, билгеле, авыр. Иң мөһиме, эш урыннары авылны, авыл халкын саклап калу өчен кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул, республикада җирле үзидарәне үстерүнең әһәмиятле факторы муниципаль берәмлекләргә киң колачлы ярдәмнән гыйбарәт булуын билгеләп узды. “Бу – территорияләрне үстерү өчен өстәмә программалар һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре эшенең нәтиҗәлелеген стимуллаштыруның төрле чаралары. Ел саен конкурслар үткәрелә. Авыл җирлекләренә грантлар бүлеп бирелә”, - дип билгеләп узды Ә.Гобәйдуллин. Ул быел берәр млн сумнан 104 грант биреләчәген әйтте. “Быел конкурска нәтиҗә ясалган, хәзерге вакытта грантлар бүлеп бирү турында Хөкүмәт карары имзалау стадиясендә”, - диде. Ә.Гобәйдуллин 2013 елдан 520 авыл җирлегенең җиңүче булганын шәрехләде. 

“Алты конкурс йомгаклары буенча, грантларны инде кабаттан откан җирлекләр дә бар. Шул ук вакытта грантларны бер тапкыр алмаган җирлекләр дә кала. Мин, конкурста барлык авыл җирлекләре катнашырга тиеш, дип саныйм”, - диде Гобәйдуллин. Ул муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр, муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы иҗтимагый инициативаны ачыклау буенча бәйгеләрдә актив катнашырга өндәде.

Әгъзам Гобәйдуллин әйтүенчә, торак пунктларда үзара салым турында карар хәзер халык җыеннарында да кабул ителә ала. “Моның өчен авыл җирлекләре уставларына тиешле үзгәрешләр кертү зарур. Көзгә кирәкле норматив база формалашсын өчен, бу эшне хәзердән үк үткәрү кирәк. Хәзер үзара салым буенча халык җыеннарын уздыру мәсьәләләре буенча документлар әзерләнә. 1 июльгә кадәр авыл җирлекләре башлыкларына юлланачак”, - дип әйтте муниципаль берәмлекләр советы рәисе.

Әгъзам Гобәйдуллин 2019 елның 1 гыйнварыннан коммуналь калдыклар белән эш тәртибе үзгәрәчәген искәртте. “Бу үзгәрешләр нигезендә, калдыкларны җыю, утильләштерү, зарарсызландыру буенча эшне төбәк операторлары башкарачак. Район һәм шәһәрләргә каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннарын булдыру, мондый мәйданнарны урнаштыру схемаларын билгеләү буенча җаваплылык йөкләнә. Авыл җирлекләренә каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча эшне оештыруда катнашырга туры киләчәк. Муниципаль җирләрдә чүплекләр өчен, элеккечә, җирле хакимият органнары җавап бирә. Сезгә, коллегалар, бу эшнең нечкәлекләрен игътибар белән өйрәнергә кирәк”, - диде ул.

Әгъзам Гобәйдуллин прокуратура тарафыннан протестланмаган муниципаль хокукый актлар саны кимемәвен дә билгеләп узды. “Протестларның күпчелек өлеше районнарда һәм авыл җирлекләрендә уставларга һәм башка норматив актларга үзгәрешләр вакытында кертелмәү белән бәйле. Юстиция министрлыгы белән берлектә, без муниципаль норматив актларга үзгәрешләрнең вакытында кертелеп баруын күзәтәчәкбез. Бу өлкәдә вазгыятьне кичекмәстән төзәтү мөһим. Күзәтчелек органнарының безнең эшкә карата шикаятьләре булырга тиеш түгел”, - диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100