Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ГОАда БРИКС саммиты рәсми төстә ачылды
Көн кичкә авышканда БРИКС лидерлары Leela кунакханәсендә BIMSTEC төбәк берләшмәсе илләре вәкилләре белән очрашачак.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Гоа штатында Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасының (БРИКС) сигезенче саммиты берләшмә илләре лидерларының бергә фотога төшүеннән башланды. Бу хакта "РИА-Новости" яза.
БРИКС лидерлары шимбә формаль булмаган кичке аш вакытында беренче очрашуларын үткәргән. Шул ук көнне алар Һиндстан милли киеме банди, аннары, кичке аштан соң футбол буенча БРИКС чемпионаты яшүсмерләр командалары капитаннары белән ике фотосессия ясарга өлгергәннәр. Шулай итеп, бүгенге тантана алар өчен - өченчесе.
Фотога төшкәннән соң ук Taj Exotica кунакханәсендә саммитның рәсми чаралары узачак. Лидерлар БРИКС Эшлекле советы вәкилләре очрашачак, илкүләм делегация катнашында пленар утырыш үткәрәчәкләр, аннары документларга имза куелачак.
Имзалау өчен документлар пакеты зур: Гоада декларациядән соң - якын киләчәккә үзара өстенлеген билгеләүче гамәлләр планы, шулай ук икътисад, финанс һәм гуманитар хезмәттәшлек өлкәсендә мөһим документлар.
Көн кичкә авышканда БРИКС лидерлары Leela кунакханәсендә BIMSTEC (Күп секторлы техник һәм икътисади хезмәттәшлек өчен Бенгаль култыгы иницативасы) төбәк берләшмәсе илләре вәкилләре белән очрашачаклар. Һиндстаннан башка берләшмәгә Бангладеш, Бутан, Мьянма, Непал, Шри-Ланка, Таиланд керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз