news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрия Сабурская: «ГЛОНАСС+112» хезмәтенә өлкәннәрне мыскыллау турында хәбәрләр килә

Татарстанда «ГЛОНАСС+112» бердәм мәгълүмати хезмәтенә көн саен диярлек өлкәннәрне мыскыл итү һәм аларны тиешенчә карамау турында хәбәрләр килә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтте.

«2018 елда «ГЛОНАСС+112» белән килешү төзедек, көн саен төрле вазгыятьләр, картларны мыскыллау, аларны бәладә, ач калдыру турында мәгълүмат алам. Без социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре белән шул фатирларга барабыз», - диде Сабурская.

Аның сүзләренчә, балалары, опекуннары була торып та, картларны кайгыртмау, тәртипсез тормыш алып бару, өлкәннәрдән акчасын талау очраклары була. Ач торучы картлар турында еш кына күршеләре хәбәр итә.

«Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре, участок полиция хезмәткәрләре белән мондый кешеләр турында мәгълүмат алу буенча хезмәттәшлекне җайга салу кирәк», - дип белдерде кеше хокуклары буенча омбудсмен.

Сәрия Сабурская, Гаилә кодексы нигезендә, өлкәннәрне тиешенчә карамау, тәрбияләмәү өчен җаваплылыкка тарту мөмкинлеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100