news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Глеб Никитин идарәчеләр бәйгесенә әзерләүдә Татарстан Президенты өлеше булуын әйтте

Татарстанны 43 ярымфиналист тәкъдим итә, алар арасында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе бар.

Глеб Никитин идарәчеләр бәйгесенә әзерләүдә Татарстан Президенты өлеше булуын әйтте
tatar-inform

(Түбән Новгород, 1 февраль, «Татар-информ»). «Россия лидерлары» конкурсында катнашучылар составы профессиональ дәрәҗәдән күтәрелә бара, шул ук вакытта ярымфинал этабында Татарстан вәкилләре активлык күрсәтә. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин «Россия лидерлары 2020» конкурсының ярымфиналында хәбәр итте.

«Алдагы ике сезонда Түбән Новгород өлкәсеннән катнашучылар ярымфиналистлар һәм финалистлар саны буенча беренче урында булуы минем өчен куанычлы хәл. Быел минем кайбер хезмәттәшләрем җитди эш алып барды. Мисал өчен, Рөстәм Миңнеханов киңәшмә үткәрде, бурычлар куйды. Быел да ярымфиналистлар саны буенча без беренче урында, әмма аны Татарстан белән бүлешәбез», — диде Никитин.

«Россия — мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры, «Россия лидерлары» конкурсы җитәкчесе Алексей Комиссаров ачыклык керткәнчә, быел Идел буе федераль округында яшәүчеләр конкурста актив катнашты. «Бездә округның барлык төбәкләре дә тәкъдим ителгән, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан, Башкортстан буенча яхшы нәтиҗәләр бар. Барлык субъектлар да лаеклы тәкъдим ителүе куандыра», — диде Комиссаров.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Түбән Новгородта бүген идарәчеләрнең ачык конкурсы ярымфиналы башланды. Анда Татарстаннан 43 вәкил катнаша. алар арасында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев бар.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100