news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Глеб Алексеев мактаулы исемгә лаек була
ТР Президенты Карары нигезендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге директоры Глеб Алексеев “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә лаек була
Скопировать ссылку
(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). ТР Президенты Карары нигезендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге директоры Глеб Алексеев “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә лаек була.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Глеб Алексеев 1987 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау-профилактика факультетын тәмамлый. 1990 елга кадәр Казанның 6-нчы сырхауханәсендә цех терапевты булып эшли. 1992 елда медицина институтының эчке авырулар кафедрасы каршында клиник ординатураны тәмамлап, Казандагы Н.Медведев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәгенә кардиолог булып урнаша. 1999-2004 елларда Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә терапевт булып эшли. 2004 елның 2 августында клиника директорының оештыру-методик эше буенча урынбасары итеп билгеләнә. Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге директоры вазифасын исә быелның сентябреннән башкара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot