news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Глазовта беренче мәчет ачылды

2010 елда алынган халык исәбе буенча Глазовта 5066 татар һәм 97 башкорт яши.

Глазовта беренче мәчет ачылды
tatar-congress.org

(Казан, 19 июль, "Татар-информ"). Глазов шәһәрендә беренче мәчет ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Шәһәрдә татарлар күпләп яшәсә дә, моңа кадәр дин кардәшләребезгә җомга һәм гает намазларына Кистемгә, 20 чакрым ераклыктагы Кече Парҗы авылына йөрергә туры килә. Ниһаять, Глазовта да Аллаһ йорты салуга ирештеләр милләттәшләребез", - диелгән хәбәрдә.

  • 2010 елда алынган халык исәбе буенча Глазовта 5066 татар һәм 97 башкорт яши.

Мәчет халык көче белән салына.

“Бу матур бина Глазов һәм Удмуртия мөселманнарының уртак тырышлыгы белән төзелде. Попечительләр советын Глазовның Мактаулы гражданины Кәрим Касимов җитәкләде. Катнашы булган һәр кешенең көченнән килгәнчә ярдәм итүләре зур нәтиҗәгә – Глазов мәчетенең инде хәзер үк рухи һәм мәдәни тормыш үзәгенә әверелүенә китерде”, — дип, дин кардәшләребезне бәйрәм белән котлады Сергей Коновалов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100