Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
АСЕАН саммитына килгән делегация башлыклары бергәләп фотога төште
Казанга Россия – АСЕАН юбилей саммитына килгән Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре Ассоциациясе (АСЕАН) илләре делегацияләре башлыклары пленар утырыш башланыр алдыннан бергәләп фотога төште. Форум Россия һәм АСЕАН партнерлыгының 35 еллыгына багышлана.
Саммитта АСЕАНда әгъза булып торучы барлык илләрнең вәкилләре катнаша. Бүген катнашучыларны пленар утырыш, эшлекле очрашулар һәм алдагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу көтә.
Хәзерге вакытта оешмага 11 дәүләт керә. Аларның бишесе – Индонезия, Малайзия, Сингапур, Таиланд һәм Филиппин -берләшмәгә нигез салучы илләр. Соңрак Ассоциациягә Бруней, Вьетнам, Лаос, Мьянма һәм Камбоджа кушыла. Көнчыгыш Тимор 2025 елның октябрендә АСЕАНның тулы хокуклы әгъзасы булды.
АСЕАН илләрендә якынча 700 миллион кеше яши, бу берләшмәне дөньяның иң зур кулланучы базарларыннан берсе итә. Ассоциация дәүләтләре дөнья икътисадында мөһим роль уйный һәм Россиянең Азия-Тын океан төбәгендә төп сәүдә партнерларыннан берсе булып тора.
Россия - АСЕАН саммиты Казанда 17-19 июньдә уза. Форум кысаларында яклар сәүдә, инвестицияләр, логистика, энергетика, мәгариф һәм гуманитар хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз