news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саклану министрлыгының Татарстандагы хәрби вәкиллеге башлыгы ришвәтчелектә гаепләнә

Саклану министрлыгының Татарстандагы хәрби вәкиллеге башлыгы ришвәтчелектә гаепләнә
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан хокук сакчылары Россия Саклану министрлыгының хәрби вәкиллеге башлыгын тоткарлады, ул аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә.

Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, ир-ат Кырымда һәм махсус хәрби операция зонасында Саклану министрлыгы ихтыяҗлары өчен гомумгаскәр билгеләнешендәге автомобильләргә техник күзәтчелек итү турындагы дәүләт контракты буенча документларны килештерүдә ярдәм иткән өчен ришвәт алган.

«Ришвәт алу» һәм «Дәүләт оборона заказын үтәгәндә вазифаи вәкаләтләрне арттыру» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләре дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot