news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Главтатдортранс” оешмасына юл эшләре белән программаларны тормышка ашыру өчен 36 232, 6 млн. сум акча бүлеп бирелгән

Комитет рәисе Марат Галиев билгеләп үткәнчә, соңгы елларда юлларның сыйфаты сизелерлек яхшырды, яңа технологияләр барлыкка килде, техника да чит илнекеннән берни белән аерылмый

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстанда торак пунктларның 24 процентына каты өслекле юллар илтми. Бу 738 авыл һәм сала дигән сүз. Бүген бу хакта ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында ТР Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев хәбәр итте. ТР Хисап палатасы 2012-2013 елларда Татарстан Республикасының гомуми кулланыштагы юлларында юл эшләре программасы кысаларындагы чараларны тормышка ашыруга бүленгән бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшергән.

Тикшерү объекты итеп “Главтатдортранс” оешмасы сайлап алынган. Чөнки ул юл-транспорт комплексы объектларын проектлау, төзелеш, төзекләндерү, ремонтлау, капиталь ремонт үткәрү һәм карап тоту буенча дәүләт функцияләрен башкара. Дәүләт заказчысы, заказ бирүче-төзүче вәкаләтләренә ия ул.

Азат Вәлиев хәбәр иткәнчә, “Главтатдортранс” оешмасына 2011-2012 елларда һәм 2013 елның узган чорында юл эшләре белән программаларны тормышка ашыру өчен 36 232, 6 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Шушы чорда 90 километрга якын юл төзелгән, 81,638 километры төзекләндерелгән, шулай ук автомобиль юллары өстән-өстән булса да шомартылган, юллар буенча яктырткычлар һәм металл барьерлар куелган.

Бүгенге көндә төбәк карамагындагы автомобиль юлларының 55 проценты тиешеннән артык файдаланыла.

Аудиторның чыгышыннан соң депутатларның юлларны проектлау, бүленгән акчаларны тотып бетерү белән бәйле сорауларына “Главтатдортранс” оешмасы башлыгы Эдуард Данилов җавап бирде.

Комитет рәисе Марат Галиев билгеләп үткәнчә, соңгы елларда юлларның сыйфаты сизелерлек яхшырды, яңа технологияләр барлыкка килде, техника да чит илнекеннән берни белән аерылмый. Шулай да депутат юл төзелешенең үсеш кичерергә тиешлеген ассызыклап үтте. Ә моның өчен җитди капитал салулар кирәк. Ул шулай ук юлларның кирәгеннән артык кулланылуын искәртеп, моңа автомобиль юлларының тимер юл һәм елга транспортын кысрыклап чыгаруын билгеләп үтте.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot